Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа балалар бакчасын ачуда катнашты

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген Әлмәттә «Дружба» микрорайонында 4 нче яңа «Дружба» балалар бакчасы ачылды.

Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.

«Дружба» балалар бакчасы 260 урынга исәпләнә, аны ачу Әлмәт районына балалар бакчасына чират проблемасын хәл итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов, микрорайон кешеләрен балалар бакчасы ачылу белән котлады һәм, ул хәбәр иткәнчә, быел республикада 12 мең урынга исәпләнгән 75 балалар бакчасы төзеләчәк. Былтыр 56 мәктәпкәчә учреждение ачылган.

«Әлмәт – республикабызның иң уңайлы шәһәрләреннән берсе. Балалар – безнең киләчәгебез, һәм без алар өчен барлык шартларны да тудырабыз, - диде ул. – Бу безнең икътисадыбыз үсеше нәтиҗәсендә мөмкин булды һәм беренче чиратта – нефть тармагы, чөнки нефтьчеләр республика үсешенә зур өлеш кертәләр».

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин балалар бакчасы ачылу ата-аналар өчен мөһим вакыйга дип атады, ул шулай ук районда уңай демографик ситуация булуын билгеләп үтте.

«Дружба» балалар бакчасы мөдире Юлия Меркурьева Татарстан, Әлмәт районы һәм «Татнефть» җитәкчелегенә яңа балалар бакчасын төзү өчен рәхмәт белдерде. Балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Бүген Әлмәттә Рөстәм Миңнехановка Almetyevsk International School халыкара мәктәбе проектын тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International