Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Балык Бистәсе районында яңа парк һәм район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында булды
2015 елның 5 сентябре, шимбә
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республикада Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, Балык Бистәсе районында булды. Район башлыгы Илһам Вәлиев белән бергә Чулман ярындагы яңа паркта, "Сәламәт бул" клубы әгъзалары, районның үзешчән сәнгать коллективлары, җирле рәссамнар, шагыйрьләр, китап сөючеләр һәм спортчылар катнашында узган чараларда булды.
Рәсми тантана Чулман яры - Балык Бистәсе халкының яраткан ял итү урынында үтте. Чарада берничә йөз җирле кеше һәм кунаклар катнашты.
"Бүген безнең өчен бик шатлыклы көн. Без республика җитәкчеләренә парклар һәм скверларны төзекләндерүгә булышканнары өчен рәхмәтле. Республика программалары ярдәмендә район үзәкләре һәм торак пунктлар танымаслык булып үзгәрә", - диде район башлыгы Илһам Вәлиев тантаналы чарада.
"2015 ел ТРда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителү сәбәпле, Балык Бистәсендә яшьләр, гаиләләр белән ял итү өчен заманча стильдә төзекләндерелгән урыннар булдырылды. Сез яр буен төзекләндерүгә бик иҗади якын килгәнсез", - дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Үз сәфәре барышында Илдар Халиков район үзәк хастаханәсенең төзекләндерүдән соң ачылган балалар хастаханәсендә дә булды. Соңгысында реконструкцияләү белән танышканнан соң, ул табиблар белән аралашты, җиһазландыру турында кызыксынды. Әйтергә кирәк, хастаханәне төзекләндерүгә һәм җиһазландыруга республика бюджетыннан 5 миллион сумга якын акча күчерелгән. Дәвалау учреждениесе вәкилләре республика җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде, дип хәбәр итә районның "Авыл офыклары" газетасы.
“Татар-Информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз