Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районында яңа балалар бакчасын һәм күп функцияле үзәкне ачты

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Чирмешән районында булды. Аны Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Фердинат Дәүләтшин озата йөрде.

Ульяновка авылында Рөстәм Миңнеханов 50 урындык яңа балалар бакчасы ачылу тантанасында катнашты. Мәктәпкәчә белем бирү учрежениесендә 2 төркем булачак, берсендә 1-3 яшьек балалар (25 урын), икенчесендә 3-7 яшьлек балалар 925 урын) тәрбияләнәчәк.

Шулай ук биредә музыка-физик культура залы, методик һәм медицина кабинетлары, ашарга пешерү блогы, кер юу бүлмәсе, учрежение территориясендә бер спорт һәм ике уен мәйданчыгы бар.

Авыл халкына мөрәҗәгать итеп сөйләгән чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелегенең төп бурычы – шәһәр һәм авыл халкына бер төрле уңайлы шартлар булдыру. «Балалар бакчасы һәм мәктәп – кешеләрне авылда тотып калуның төп шартлары. Ә авыл – безнең нигезебез», - дип белдерде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башуаручы.

Ул белдергәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган социаль-икътисадый үсеш программаларының күбесе районнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Йомгаклап Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасының эчтәлеге тышы кебек үк бай булачак дип ышандырды. Шуннан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башуаручы яңа мәктәпкәчә белем бирү учрежениесен карап чыкты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов күршедәге Сосновка авылына барды, анда ул күп функцияле үзәкне ачты. Бүген авылда 167 кеше яши, шул исәптән 3 – рус кешесе, 164 – чуваш, 1 – мари.

Яңа объект бер бинада 100 урынлык мәдәният йортын, фельдшер-акушерлык пунктын һәм күчмә китапханәне берләштерә. Клубта «Шанкарав» вокаль ансамбле, «Авал» фольклор ансамбле,  «Сосновские соловушки» балалар вокаль ансамбле һәм башкалар шөгыльләнәчәк.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башуаручы белдергәнчә, республика шәһәрләрендә җитәрлек мәдәни-күңел ачу үзәкләре төзелгән. Ә авылларда алар функицяләрен мәдәният йортлары үти – ул теләсә нинди торак пункты өчен бик мөһим объект, дип ассызыклады ул. «Бүген без авыл клублары төзү программасын уңышлы гамәлгә ашырабыз. Киләсе елга булган мәдәният йортларын төзекләндерү буенча яңа программа эшләү планлаштырыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул авыл халкына җылы гореф-гадәтләренә, телләренә һәм мәдәниятләренә җылы һәм игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан – күп милләтле һәм күп конфессияле республика. Безнең көчебез бөтен халыклар һәм конфессияләр вәкилләре дә дус һәм тату яшәүләрендә», - дип өстәп әйтте ул.

Авыл халкы да үз чиратларында Рөстәм Миңнеханов яңа объектны төзүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр, бина янындагы территорияне һәм бинаның үзен чисталыкта һәм тәртиптә тотарга сүз бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International