«Иннополис» МИЗ Күзәтү советы резидент статусына дәгъва кылучы компанияләрнең 10 проектын хуплады

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтү советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Региональ үсеш департаменты җитәкчесе урынбасары Эльмира Әхмиева, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.

Күзәтү советы әгъзалары каравына «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидент статусына дәгъва кылучы Россия компанияләренең 10 проекты тәкъдим ителде. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 260 млн. сумга якын.

Корпоратив заказчыларга ИТ-хәл ителешләрне китереп торучы һәм хезмәт күрсәтүче «Ай-Теко» компаниясе «Ай-Теко Новые Технологии» компаниясенең гамәлгә куючысы булды, ул «Иннополис» МИЗда илебезнең болытлы платформасын булдырырга һәм башкаларны виртуаль исәпләү тирәлегенә идарә чаралары белән тәэмин итәргә җыена.

«ФИКС» ҖҖЧ онлайн сервислар операторларына контент хезмәтләргә идарә платформасын эшләү проектын тәкъдим итте.

«Си Ай Коннект» компаниясе җитәкчесе проектларга, портфельләргә һәм инвестицияләргә идарә буенча программа-аппарат комплексын эшләү проектын тәкъдим итте.

«УНИТС» ҖЧҖ «Cryptogramm» болытлы сервисын тәкъдир итте. Проект кысаларында «Иннополис» МИЗда, болытлы исәпләү технологияләрен кулланып, үз программа хәл ителешләрен эшләү күз алдында тотыла. Компаниянең гамәлгә куючысы – «Такснет» ЯАҖ.

Аннары Күзәтү советы әгъзалары LeveL90 («Уровень 90» ҖЧҖ) мәгариф проектын карадылар, ул төрле тематикалар буенча интерактив белем бирүнең веб-сервисына багышлана.

«ДомБобра» компаниясе проектының максаты – кылынган алыш-бирешләр нигезендә аларның хакын исәпләп чыгару продуктын эшләү, ул интернетта бердәм партнер программасы белән бәйләнгән.

«Говермедиа Инкорпорейтед» ҖЧҖ кече һәм урта бизнесны үстерү өчен платформа эшләү проектын алып бара.

«Интеллектуаль дизайн» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ территориясендә RAFT сервис эшләргә ниятли, ул хосусый, шулай ук корпоратив клиентлар өчен очрашуларга һәм киңәшмәләргә идарә итүгә юнәлә.

«СтройкАп» проекты төзелеш техникасы базарында катнашучылар өчен коммуникацияләр, заявкалар алмашу һәм платформа булдыру буенча өстәмә катнашучылар эзләү эшләнмәләренә йөз тота.

TATPROJECT программа тәэмин ителешен әзерләү проектын тәкъдир итте. Программа продукты проектларга һәм оешмаларга тулы функцияле мәгълүмат системасын булдырудан гыйбарәт.

Барлык проектлар да бүген «Иннополис» МИЗ Күзәтү советы тарафыннан хупланды.

Искәртәбез, Күзәтү советы бүгенгә мәгълүмат технологияләре белән шөгыльләнүче 15 компания проектын хуплаган.

Шул араларда заявкалар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында каралачак.

Рөстәм Миңнеханов барлык компанияләр вәкилләренә кызыклы нотыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасы үсеше өчен төп бурыч – резидентларны җәлеп итү, яңа ИТ-проектлар эшләү.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук хәбәр иткәнчә, Иннополис шәһәре территориясендә уңайлы социаль инфраструктура булдыру буенча актив эш алып барыла. Мәктәп һәм балалар бакчасы ачылган, озакламый медицина үзәге, башка объектлар эшли башлаячак. Иннополисны җанландырырга кирәк, ә бу беренче чиратта – кешеләр, ИТ-белгечләр, студентлар, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International