Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа бассейн төзелеше башлануны символлаштырган капсуланы нигезенә салды

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкауручы Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа бассейн төзелеше башлануны символлаштырган капсуланы нигезенә салды. Тантаналы чара аның Чаллыга эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнехановны Чаллы шәһәренең башкарма комитеты башлыгы Наил Мәһдиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озата йөрделәр. 

Тантана шәһәрнең "Гренада" паркында узды. Шул ук вакытта Казанда һәм Базарлы Матак авылында (Әлки районы) да бассейн төзелешләре башланды. Өч бассейн да - күптән түгел Казанда тәмамланган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты мирасы. Өч торак пункт арасында телетрансляция оештырылды. 

Чаллыдагы бассейнның гомуми мәйданы - 3923 кв. м. Юллары озынлыгы - 50 м. 100 кешегә исәпләнгән. 

Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын әлеге уңай күренеш белән котлады. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча,  Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ФИНА тарихында иң яхшыларның берсе булды. Ул билгеләгәнчә, өч бассейн да вакытлыча төзелмә булырга тиеш иде, ләкин соңрак аларны чемпионат истәлеге итеп саклап калырга дигән карар кабул ителде. 

"Бүген без өч бассейн төзелешен башлыйбыз. белгәнегезчә, аларның берсе Казанда, икенчесе биредә Чаллыда булачак, монда республиканың синхрон йөзү буенча база мәктәбе була, һәм тагын берсе Базарлы Матак авылында төзелә. Бу бассейннар безнең республика үсешенә, спорт үсешенә хезмәт итәчәкләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов тамашачылар алкышларына бассейн төзелешен символлаштырган капсуланы нигезенә салды. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" стадионында балды, анда капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе 200 млн. сум тәшкил итте. 

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чын газонлы футбол стадионын югары бәяләде, шуннан стадионның яңа бинасын карады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International