Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында яңартылган Халыклар дуслыгы проспектын һәм Сөембикә проспектын ачу тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
Наил Мәһдиев искәрткәнчә, үткән ел Татарстан Республикасы финанс ярдәме белән Чаллыда Яңа һәм Иске шәһәр районнарын тоташтыручы 12 км трамвай юлы салынган. Быел Рөстәм Миңнеханов карары буенча Халыклар дуслыгы һәм Сөембикә проспектларын ремонтлауга җитди акчалар бүлеп бирелгән. «Чаллыны төзи башлаганннан бирле 7,5 км озынлыктагы бу юлда капиталь ремонт бер мәртәбә дә ясалмаган. Бу безнең шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга», - диде автоград Башкарма комитеты җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, сыйфатлы юл челтәре хәзерге заман шәһәренең төп элементларыннан берсе булып тора. «Соңгы ике ел эчендә автоградта юл-транспорт инфраструктурасын тәртипкә китерү буенча даеклы эш алып барылды. Моношәһәрләрне үстерү программасы буенча без сәнәгать зонасындагы юлларны реконструкцияләргә керештек. Минемчә, киләсе елга сезнең ихтыяҗлар исәпкә алыначак», - диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Мәһдиев яңартылган юл буенча автотранспорт хәрәкәтен ачты. Юл өслеге сыйфатын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, җәмәгать автобусында бер тукталыш арасы барып, үзе бәяләде.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Сидоровский» пракына юнәлде, ул реконструкциядән соң ачылган иде. Паркның гомуми мәйданы – 9,1 га. Капиталь ремонт 47 млн. сумга төшкән. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ремонт нәтиҗәләрен карады, аерым алганда, яңартылган тротуарлар буйлап узды, балалар мәйданчыкларын һәм спорт зоналарын карап чыкты, шулай ук Чаллы кешеләре белән аралашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов җир асты күчеше буйлап «Комсомол» паркына барды. Яңартылган ял итү зонасын шәһәр һәм КАМАЗ заводының төп вакыйгаларына туры китереп корганнар. Монда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы автогигантны һәм шәһәрнең үзен төзүдә катнашкан ветераннар белән очрашты.