Рөстәм Миңнеханов гарасат нәтиҗәләрен кыска вакытта бетерүне йөкләде

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм шәһәр структураларыннан республика территориясендә кичә, 7 сентябрьдә булган гарасат нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тыңлады.

Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшинга тиз арада гарасат нәтиҗәләрен бетереп, зыян күргән инфраструктураны төзекләндерү эшләрен башкаруны йөкләде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына давыл вакытында зыян күргән һәм медицина учреждениеләрендә дәваланучы кешеләрнең хәлен аерым контрольгә алырга кушты.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International