Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстан Республикасы шәһәрләрендә 26 декабрьгә кадәр булачак

2015 елның 8 сентябре, сишәмбе
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Татарстан Республикасы шәһәрләрендә 26 декабрьгә кадәр булачак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узган шимбәдә, 5 нче сентябрьдә булды, дип искә төшерде ул. Моннан соң авыл халкы һәр шимбәдә үзенең продукциясен Казан һәм Чаллы шәһәрләренә алып килеп, халык алырлык бәядән сата алачак.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, төбәк фондында 1 млн. 450 мең тонна бөртекле ашлык әзерләнгән. Моннан тыш, Татарстанның әйдәп баручы инвесторлары да саклауга шактый күләмдә икмәк салганнар. Шушы күләмдәге икмәк республика ихтыяҗлары өчен тулысынча җитәчәк.
Шул сәбәпле икмәкнең бәясен күтәрү кирәк булмаячак, дип ышандырды министр.

Марат Әхмәтов белдергәнчә, Татарстанда кичә узган көчле давыл авыл хуҗалыгына зыян китермәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International