Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шәһәрдәге җил-давыл галәмәтләрен бетерү буенча утырыш уздырылды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Казанда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Бүген бу хакта шәһәрдәге җил-давыл галәмәтләрен бетерү буенча уздырылган утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр итте.


«Зыян күрүчеләр саны күп булуга һәм җитди матди зарар килүгә бәйле рәвештә, Казан территориясендә гадәттән тыш хәл турында карар кабул ителде», - диде ул.


Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия ГХМ җитәкчесе Владимир Пучков, Россия ГХМның ПРҮ җитәкчесе Игорь Паньшин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


Денис Калинкин белдергән күрсәткечләргә караганда, җил-давыл вакытында 993 агач ауган, 108 объектның түбәсе җимерелгән: 4 административ бинаның, 26 күп фатирлы йортның, 12 мәгариф учреждениесенең, 66 шәхси йортның. Моннан тыш, 112 күп фатирлы йортта һәм 3 мең 738 шәхси йортта электр сүнгән. Агачлар аву аркасында 2 торак массивының тышкы газүткәргече зарарланган, 28 шәхси йортка газ килми башлаган.


Бүгенгә китерелгән зыянны исәпкә алу бара. Назарбаев урамындагы 35 нче йортка иң зур зыян салынган. Бу объектта, Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, вакытлы каркас корылган, явым-төшем эләкмәсен өчен аңа тент тарттырылган. Совет районындагы Чебакса торак массивыннан тыш, электр энергиясе барлык торак объектларына һәм социаль инфраструктура объектларына тулы күләмдә бирелгән, газүткәргечләр торгызылган. Бүген 20.00 сәгатькә тышкы яктырту системасы һәм яңгыр сулары агып төшү канализациясе штат режимында эшли башлаячак. Шәһәрне арындыру эшләрен иртәгә 24.00 сәгатькә тәмамларга ниятлиләр.


Үз чиратында Владимир Пучков билгеләп үткәнчә, бүген ул Назарбаев урамындагы 35 нче йорттагы эшләрнең барышы белән танышкан.


Утырышка йомгак ясап, Владимир Пучков хәбәр иткәнчә, Казанда гадәттән тыш хәл килеп чыккан һәм барлык хезмәтләрнең дә оператив һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә зыяннар мөмкин кадәр киметелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International