Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Очрашу барышында «Яшь гвардия»нең һәм аның Татарстан Республикасындагы бүлекчәсенең эше перспективалары, дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.