Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Киров исемендәге яңартылган бакчаны ачу тантанасында катнашты. Аны Казан мэры Илсур Метшин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде.
Киров бакчасы («Интернационал» скверы) Казан үзәгендә урнашкан һәм ландшафт архитектурасы ядкяре булып тора. Элек бу бакча урынында атаклы Печән базары булган.
Бакча уртасында Җир шарын кулларында тотучы өч атлет рәвешендәге скульптура композициясеннән торган фонтан касәсе урнашкан, ул 1935 елда корылган булган. Озак вакыт фонтан эшләмичә торган һәм Универсиада-2013кә генә яңартылган. 2015 елда паркка капиталь ремонт ясаганда әлеге конструкция тулысынча реконструкцияләнгән.
Паркны карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, реконструкция кысаларында койма, керү урыны һәм кече архитектура формалары тулысынча яңартылган. Шулай ук яңа газон чәчелгән, яктырту элементлары монтажланган, йөрүләре кыен булган кешеләр өчен тактиль плитка урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы күргәннәрдән канәгать калды. Ул паркның тематикасын уңай бәяләде һәм объектны вакытында тапшырган өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде.