Рөстәм Миңнехановка, урып-җыю кампаниясе тәмамлану билгесе буларак, түгәрәк икмәк бүләк иттеләр

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка, урып-җыю кампаниясе тәмамлану билгесе буларак, түгәрәк икмәк бүләк иттеләр.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановка түгәрәк икмәкне Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов тапшырды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә республика басуларындагы хезмәтләре һәм бөртеклеләрне урып-җыюны уңышлы тәмамлаганнары өчен рәхмәт белдерде.

Искәртәбез, бүген урып-җыю кампаниясе Татарстан Республикасының күп районнарында төгәлләнгән. 2015 елның 10 сентябренә мәгълүм күрсәткечләр буенча 1,5 млн. гектар иген җыеп алынган. 3,2 млн. тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш 21,4 ц/га тәшкил итә.

Бөртеклеләрне Әтнә, Апас, Зәй районнары җыеп алган инде. Кайбыч, Әлки, Нурлат районнарында урып-җыю якын көннәрдә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International