Рөстәм Миңнеханов урып-җыюны беренче булып тәмамлаган Апас, Әтнә һәм Зәй районнары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов урып-җыюны беренче булып тәмамлаган Апас, Әтнә һәм Зәй районнары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде.

Бу хакта Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәзиф Кәримов исеменә җибәрелгән хөкүмәт телеграммаларында хәбәр ителә:

«Югары хезмәт нәтиҗәләрегез өчен районның урып-җыюны беренче булып тәмамлаган барлык игенчеләренә сезнең аша рәхмәт белдерәм. Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре максатчан һәм нәтиҗәле эшнең лаеклы үрнәген күрсәттеләр, республиканың азык-төлек иминлегенә, икътисадый тотрыклылыгына һәм уңайлы тормышына үзләреннән зур өлеш керттеләр. Чын күңелемнән барыгызга да хезмәттә яңа җиңүләр, татарстанлылар һәм барлык россиялеләр өчен өметле башлангычларыгызда уңышлар телим. Нык сәламәтлек һәм бәхет юлдаш булсын. Күркәм, намуслы эшегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International