Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Чистайда 140 урынлык «Аленький цветочек» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашачак, реконструкция уздырылган «Кама» яр буен карап чыгачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы катнашында йөзү бассейны һәм тренажер залы булган «Лидер» универсаль спорт комплексын тантаналы рәвештә ачарга җыеналар.
Чистай муниципаль районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашырга да ниятли.