Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко Татарстанда гольф үсеше мөмкинлекләре турында очрашып сөйләштеләр. Чара “Казан” тау чаңгысы спорт-савыктыру базасында узды. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова, ТР министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Виктор Христенко Рөстәм Миңнехкановка кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Россиядә гольф торышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, илдә дөнья стандартларына туры килүче унбишләп гольф кыры бар. «Шуның өстенә Россиядә гольф – ул 1,5 мең теркәлгән гольфчы һәм 5 мең кулында бер генә кат та гольф кәшәкәсе тоткан кеше. 145 миллионлы ил өчен, бигрәк тә гольфның хәзер Олимпия спорт төре булуын истә тотсак, бик аз», - дип билгеләде В.Христенко.
Ул ассызыкалганча, әлеге спортның комплексылы үсеше бүген Россия башкаласында һәм Мәскәү астында гына күзәтелә. Ә регионнарда вәзгыять әлегә начаррак. Виктор Христенко сүзләренчә, тотрыклылыкның төп сәбәпләре кирәкле инфраструктура һәм тренерлар сотавы җитмәүдә. «Илдә 50дән дә азрак профессиональ тренер бар. Әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер ысулы – физкультура укытучыларын яңадан өйрәтү», - диде ул.
Шулай ук яшьләр арасында да гольфны популярлаштыру чаралары үткәрелә. В.Христенко сөйләгәнчә, бу елдан Россиянең 100 мәктәбендә әлеге спорт төре уку программасына өстәмә физкультура дәресе буларак кертелгән. Башлангыч чорында 15 мең баланы гольф белән таныштыру планлаштырылган. «Икенче чоры – яшьүсмерләрне мәктәп спорт клубларына җәлеп итү ул. Биредә инде квалификацияләре югарырак укытучылар, чын спорт җиһазлары», - дип әйтте В.Христенко.
Ул шулай ук билгеләгәнчә, бөтен кирәкле инфраструктурасы булган Татарстанның профессиональ гольфчыларны әзерләү үзәге булырга бөтен мөмкинлекләре бар.
Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм бу максатка ирешер өчен зур эшләр башкарырга кирәклеген ассызыклады. Беренче чиратта, башка илләр тәҗрибәләре белән танышырга кирәк. Ул шулай ук мәктәп программасына гольф кертелүен уңай бәяләде. «Без тиешле проект ясарбыз, кирәкле җиһазларны сатып алырбыз: пластмас кәшәкәләрне, зарар китерми торган туплар. Балаларны әлеге спорт төре белән таныштырырга кирәк. Моннан тыш, гольф бик тә кызыклы, кешеләрдә үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияли», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов тренерлар әзерләүнең төп базасын Казанда урнаштырырга тәкъдим итте – Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туриз академиясендә.
Очрашуны тәмамлап, Виктор Христенко Рөстәм Миңнехановка Татарстанда гольф буенча дөнья беренчелекләренең берсен уздырырга тәкъдим итте. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы бу тәкъдимне дә хуплады.