Бүген Татарстан Республикасында федерация субъектының иң югары вазыйфаи заты – Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар уза.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов иртәнге сәгать 9 да сайлауларга барды. Җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова белән ул 42 нче сайлау участогына (А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ», К.Маркс ур., 10) килде.
Тавыш бирүгә үк Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанга киләчәктә чәчәк атуын теләде һәм бүгенге тавыш бирүдә сайланган кешеләрнең киләчәк үсеш өчен хезмәт итәргә тиешлеген билгеләп үтте.
«Сайланган кешеләр барлык сайлаучылар алдында җаваплы», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, гражданнарның үзләре сайлавы – иң дөрес карар.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына дүрт кандидат чыккан: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия» һәм ЛДПР партияләреннән. Алар бар да тиешле документларны тапшырганнар, «муниципаль фильтр»ны узганнар. Аларның фамилияләре тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәрендә алфавит тәртибендә урнаштырылган.
Соңгы мәртәбә Татарстан Республикасы Президентын турыдан-туры сайлаулар 2001 елда уздырылган.
Муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар ике шәһәр округында – Казанда һәм Чаллыда, 38 шәһәр җирлегендә, 871 авыл җирлегендә уздырыла.