Экзит-полл белешмәләре буенча республика Президентын сайлауда әйдәп баручы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хакимияте системасы зур ышанычка ия.
Рөстәм Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәме тамашачыларына мөрәҗәгать итте.
"Кадерле дуслар, 2015 елгы сайлаулар тәмам. Сайлаучыларның күпчелеге аларда катнашты. Татарстанлылар республикага ышана - сайлауларның төп нәтиҗәсе шул, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мин гражданлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт белдерергә телим", - дип, республика лидеры шулай ук "Бердәм Россия" партиясе һәм Татарстанның эре предприятиеләре тарафына рәхмәт белдерде.
"Сайлау - ул бик катлаулы процесс. Бездә сайлаулар бик шәп үтте. Оештыручыларның барысына да рәхмәт", - дип игълан итте ул.
"Хакимият системасы гаять зур ышанычка ия булды. Бу безгә зур җаваплылык өсти. Иң мөһиме - тормыш сыйфаты һәм тынычлык. Россия Федерациясе ярдәме белән без яңа уңышларга ирешербез. Татарстан - лидер, һәм лидер булып калачак та", - дип басым ясап әйтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
"Kazan-Arena" янындагы гаять зур "Без булдырабыз! Без - бергә!" гаилә бәйрәме азагына якынлашкан. Сайлауда катнашкан казанлыларга җирле коллективлар, федераль дәрәҗәдәге йолдызлар - Лев Лещенко, Ёлка куаныч өләште, хәзерге вакытта җырчы Салават чыгыш ясый. Концертка, алдан хәбәр ителгәнчә, сайлауда кулга төшерелгән "Мин тавыш бирдем!" язулы махсус билетлар буенча бушлай кереп була. Тамаша азагында салют көтелә. Бәйрәм тәмам булгач, халыкны өйләренә кайтарып җиткерер өчен өстәмә транспорт җибәрелә. Анда утырып барган өчен сайлаучы беләзеге булганнар акча түләми.