Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты урынына сайлау алды ярышында катнашучылар белән очрашты

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты урынына сайлау кампаниясендә катнашучы Хафиз Миргалимов (КПРФ), Рушания Бильгильдиева («Гадел Россия») һәм Руслан Юсупов (ЛДПР) белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга сайлау кампаниясен әдәпле алып барулары һәм кампаниянең конструктив характерда узуы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль сайлауларның төп нәтиҗәләреннән берсе – җирле үзидарә органнарында парламент партияләре вәкиллегенең артуы.
Сайлаулар кысаларында республиканы үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләре игътибар үзәгендә булуы бик мөһим хәл, дип атады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына сайлаучыларның социаль-икътисадый үзгәртеп коруларга һәм республика кешеләренең тормышын уңайлаштыруга кагылышлы тәкъдимнәрен һәм наказларын игътибар белән өйрәнергә кушты. Алар бар да Татарстанны үстерү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышында исәпкә алыначак, диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International