Сайлауларда ышанычлы җиңүе белән котлап, Рөстәм Миңнеханов адресына котлаулар килү дәвам итә.
Котлау телеграммасын ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова җибәргән: «Татарстан Республикасы – ЮНЕСКО исемлегенә үз объектларын кертергә омтылучы регион гына түгел, ул аларның сакланышына һәм аларны популярлаштыруга күп игътибар бирүче регион да. Бөтендөнья, бөтенроссия, региональ һәм җирле әһәмияттәге ядкярләргә мондый мөнәсәбәт үз мәдәниятеңне, милли традицияләреңне уникаль һәм сакчыл кайгыртуны раслый.
Үзегезнең шәхси үрнәгегез белән Сез, республика башкаласы Казанда да, шулай ук Татарстанның башка районнарында да мәдәни объектларда реставрация һәм торгызу эшләрен җентекләп шәхсән тикшереп торып, шундый мөнәсәбәт мисалы булып торасыз, – диелә телеграмма текстында. – Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, хезмәткә чиксез сәләтегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм иң мөһиме – үз халкыгызны ихлас яратуыгыз Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасындагы эшчәнлегегез нәтиҗәлелегенең нигезе булып тора.
Яңа президент срогына сайлануыгыз Сезнең Татарстан файдасына эшчәнлегегезне аның гражданнары тарафыннан югары бәяләүне тагын бер кабат раслый, Сезнең куйган максатларыгызга ирешүдәге тәҗрибәгезне һәм булдыклылыгызны тануны раслый.
Ышанам ки, Татарстан Республикасы белән безнең хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсе күп еллар буена лаеклы дәвам итәр.»
Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовтан килгән телеграмма текстында болай диелә: «Татарстан җитәкчесе вазыйфасында булдыклы эшегез, һөнәри һәм дәүләт эшчәнлегендәге зур тәҗрибәгез, кешеләргә игътибарлы булуыгыз нәтиҗәсендә Сез сайлаучыларның ихтирамын һәм ышанычын яуладыгыз. Якташларыгызның мондый ышанычы белән Сез, һичшиксез, республиканы социаль һәм икътисадый үстерүдә тагын да зур уңышларга ирешәчәксез. Ышанам ки, безнең халыклар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләренең бай тарихы, икътисадый һәм мәдәни багланышлар алга таба тагын да үсәр».
Владимир өлкәсе Губернаторы Светлана Орлова да котлау телеграммасы җибәргән: «Сайлауларда Сезнең җиңүегез регион кешеләренең Сезгә ышанычының югары дәрәҗәсен раслый.
Ышанам ки, шундый җаваплы урында Сез үз эшчәнлегегездә патриотизм һәм Ватаныбызга намуслы хезмәт итү принципларына таянырсыз, ә Сез кабул иткән карарлар якташларыгыз Сезгә йөкләгән өметләрне аклар.»
Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев болай дип яза: «Сезнең кандидатура өчен күпчелек тавышларын биреп, сайлаучылар Сезнең һөнәри һәм шәхси сыйфатларыгызны югары бәяләделәр, регионда тормыш дәрәҗәсен арттыруга куйган тырышлыкларыгызны хупладылар. Ышанам ки, республика Президенты вазыйфасында Сезнең киләчәк хакына эшчәнлегегез алдагы көннәрдә дә Татарстанның чәчәк атуына, икътисадны модернизацияләү һәм ныгыту бурычларын хәл итүгә, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттуга китерер.»
«Сезнең сайлаучыларыгыз тавышлары – регион кешеләренең Сезгә ышанычның югары дәрәҗәсенең, бай административ тәҗрибәгезне, талантлы аналитик һәм оештыручы булуыгызны законлы тануның ачык мисалы. Ышанам ки, Сезнең җитәкләгән Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешнең тагын да югарырак үрләрен яулауны дәвам итәр», - диелә Томск өлкәсе Губернаторы Сергей Жвачкин исеменнән җибәрелгән телеграмма текстында.
Котлау телеграммаларын шулай ук федераль хакимият органнары вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, Россия һәм башка илләр эшлекле даирәләре вәкилләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре җибәрде. Шулар арасында: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты
Р. Әбүбәкеров, Федераль салым хезмәте Җитәкчесе М. Мишустин, Евразия икътисадый комиссиясе коллегиясе рәисе В. Христенко, «ЛУКОЙЛ» ААҖ президенты В. Алекперов, Беларусь Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе И. Петришенко һәм башка бик күпләр.