Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын тапшырдылар

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе Әгъзам Гобәйдуллин Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын тапшырды.

Ә. Гобәйдуллин Үзәк сайлау комиссиясенең иртән узган утырышында үткән сайлаулар нигезендә Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты таныклыгын тапшыру турында карар кылынуы турында әйтте. “Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән без Сезне ихлас күңелдән сайлауда ышанычлы җиңүегез белән котлыйбыз һәм Сезгә Татарстанда һәм Россиядә иминлек һәм үсеш теләп калабыз”, - диде Гобәйдуллин.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, сайлауларның бик катлаулы һәм зур җитди оештыру процессы булуын билгеләп узды һәм Татарстанда сайлауларны оештыру буенча үткәрелгән эш өчен рәхмәтен җиткерде.

“Әлеге эш законга нигезләнә, минем өчен Татарстанда Президентны һәм депутатларны сайлау хилафлыкларсыз узуы бик сөенечле. Сайлауларга килү күрсәткече югары булды. Гражданнарның активлыгыннан чыгып татарстанлыларның актив булуын, республика, аның чәчәк атуы өчен тавыш бирүен билгеләп узарга кирәк”, - дип белдерде Миңнеханов. Ул, шулай ук, республикада сайлауга килү буенча югары күрсәткечкә мөнәсәбәттә тискәре фикерләргә карата тәнкыйтен белдерде.

“Әгәр активлык булмаса, нәрсәгә алайса сайларга? Кешеләр үзләре яши торган территория мәнфәгатьләрен кайгырта. Муниципаль сайлау да, республика җитәкчесен сайлау да – мөһим имтихан. Без зур ышаныч тойдык һәм сайлаучыларыбызның өметен акларга тиеш”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

“Республика лидер булырга тиеш. Без эшебезнең халык яхшы яшәргә тиеш дигән фикергә нигезләнгән булуын аңларга тиеш, моның өчен без командада эшләргә тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аннан соң Әгъзам Гобәйдуллинга һәм сайлау комиссиясенә сайлау вакытында актив һәм сыйфатлы эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International