Рөстәм Миңнеханов "Niles-Simmons-Hegenscheidt" компаниясе президенты белән очрашты

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген "Niles-Simmons-Hegenscheidt" компаниясе президенты Джон Оливер Науманн белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда «Инвэнт» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Эльбек Сафаев, "Niles-Simmons-Hegenscheidt" компаниясе президенты киңәшчесе Гарри Берштейн, «Алсэф» ЯАҖ гамәлгә куючысы Илдар Кадыйров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.

"Niles-Simmons-Hegenscheidt" компаниясенең сәнәгатьнең авиация, аэрокосмик, автомобиль, махсус машина төзелеше, тимер юллар һәм метро кебек тармаклары өчен станоклар һәм җиһазлар төзелеше, технологияләр һәм системалы карарлар буенча 180 еллык тәҗрибәсе бар.

2014 елда компаниянең товар әйләнеше 345 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Компаниянең җитештерү заводлары Германия, АКШ һәм Кытайда бар, ә сату буенча вәкиллекләре - Кытай, Һиндстан, Мексика, Бразилия, Франция, Австралия, Көньяк Африка Республикасы, Россиядә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International