Республика Хөкүмәтенә төбәк территориясендә чит ил һәм җирле инвесторларны, әйдәп баручы бизнесменнарны нәрсә борчуын, нинди юнәлештә эш алып барырга кирәклеген белергә кирәк. Бүген бу хакта яңа сайланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвесторлар клубы эшлекле иртәнге ашында белдерде.
"Без таптанып торган урыныбызны белергә тиеш", - дип ассызыклады ул компания вәкилләре белән сөйләшү барышында. Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компания вәкилләре белән очрашулар даими уза, "кем беләндер ешрак, ә кем беләндер сирәгрәк". "Барыбер, аралашу җитми кебек. Мөгаен, безнең очрашулар рәсми характерда булгач, без сезнең теләкләрне һәм проблемаларны һәрвакытта да ишетеп бетермибездер", - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләре буенча, очрашуның инициаторы – Талия Миңнуллина җитәкчелегендәге Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы. "Сезнең үз карашларыгызны һәм тәкъдимнәрегезне белдерү мөмкинлегегез бар. Без язып һәм тыңлап барабыз. Минем белән бергә хезмәттәшләрем, федерация һәм республика структуралары вәкилләре, чөнки бу - безнең уртак эшебез", - дип мөрәҗәгать итте ул компанияләр вәкилләренә.
«Винерберг Куркачи» генераль директоры Николай Троицкий республика җитәкчелегенә агымдагы һәм киләсе елга торак төзелеше перспективалары һәм планнары белән таныштыру үтенече белән мөрәҗәгать итте, шулай ук төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү программаларын кертү белән кызыксынды.
"Бу яңа продуктка игътибар итегез. Үз җитештерүчеләребезне Татарстанның төзелеш базарына чыгарырга кирәк, шулай ук федераль дәрәҗәгә дә чыгарга ярдәм итәргә", - дип йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрына.
Республикада икътисадый шартларда ярдәм итү программаларын кертү мәсьәләсе бүгенге очрашуда иң мөһиме булды. Сорауларның күбесе таможня хокукы һәм преференцияләр бирү мөмкинлеге турында иде. Рөстәм Миңнеханов таможняга бәйле сорауларны берләштерергә һәм киләчәктә таможня хезмәте экспертлары һәм белгечләре катнашында "түгәрәк өстәл"ләр үткәрергә чакырды.
Татарстан мәйданчыкларына килгән инвесторларга республика җитәкчелеге һәм ведосмстволары ярдәмен билгеләп, бүген Рөстәм Миңнехановка белгечләрне бүләкләү системасын уйларга тәкъдим иттеләр.
"Яшерен тавыш бирү оештыру зарур. Предприятиеләр элемтәдә булган ведомстволар рейтингы. Кабул ителә", - диде яңа сайланган ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, бу яңалык төбәк һәм инвесторлар белән эшләү турындагы вәзгыять турында күбрәк белү мөмкинлеге бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов ихтыяҗ булган саен инвесторлар белән очрашырга әзер булуын белдерде. Моннан тыш, ул республикада гамәлгә куела торган проектлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән һәм хакимиятнең муниципаль органнарыннан кураторлар билгеләргә тәкъдим итте.
"Без нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белергә тиеш. Бүген кризисны исәпкә алсак, инвесторлар өчен көрәш көчәя. Безгә динамика һәм үсеш булуы мөһим. Яңа технологияләр һәм югары квалификацияле эш урыннары кирәк. Әгәр Россиядә эшләргә әзер компанияләрне җәлеп итә алсак, боларга ирешеп була", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр алдык. Рөстәм Миңнеханов мондый утырышларны квартал саен үткәрергә йөкләде. Яңа ел алдыннан IV кварталда очрашырбыз дип уйлыйм", - диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.