Казанга Словениянең Чит илләр министры Карл Эрьявец килде

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән (2015 елның 15-16 сентябре) Словения Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Чит илләр министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Карл Эрьявец килде. «Казан» халыкара аэропортында Карл Эрьявецны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башка рәсми затлар каршы алды.

Казанга шулай ук Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясендә катнашу өчен Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Ростиславович Мединский, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Анатольевич Никифоров та килде.

Бүген кич үк Казан Кремлендә Словения Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Чит илләр министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Карл Эрьявецның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырыла.

Карл Эрьявецның Татарстан Республикасына эш сәфәренең төп максаты – Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясендә катнашу (2015 елның 16 сентябре, Казан).

Моннан тыш, Словения Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Чит илләр министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча

Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Карл Эрьявец җитәкчелегендәге Словения делегациясе вәкилләре КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор кампусына, «Медицина фәне үзәге»/«Эйдос» медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәгенә, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка һәм башка урыннарга барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International