Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Сочида. Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.
Форумның төп темасы – ике илнең агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәттәшлеге һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Шулай ук анда «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия-Казахстан хезмәттәшлеге перспективалары» күргәзмәсе узачак, анда Татарстан компанияләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә бар.