Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә рәсми сәфәре барышында «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия-Казахстан хезмәттәшлеге перспективалары» күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.
Искәртәбез, бүген ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.
Махсуслаштырылган күргәзмәдә 16 Россия Федерациясе субъектыннан 80 агросәнәгать комплексы предприятиесе һәм Казахстан Республикасының 9 өлкәсеннән һәм бер республика әһәмиятендәге Алматы шәһәреннән 60 авыл хуҗалыгы тармагы предприятиесе катнаша. Экспозиция тармак юнәлешләре буенча корылган: селекция һәм орлыкчылык, макарон һәм ярма әйберләре, май продукциясе, сөт һәм ит продуктлары, алкоголь һәм алкогольсез эчемлекләр, балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш.
России әйдәүче компанияләре арасында Татарстан предприятиеләре дә үз продукциясен күргәзмәгә куйган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов «Просто молоко» УК экспозициясе белән танышты.
«Просто молоко» УКнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Денис Шишканов билгеләп үткәнчә, киләчәктә Казахстан белән хезмәттәшлек мөмкинлеге дә карала.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Пестречинка» (ит әйберләре) һәм «Нәфис-Биопродукт» (майонез, кетчуп һәм төрле соуслар) кебек Татарстан компанияләре экспозицияләре белән дә танышты.