Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Татарстан - Словения эшлекле форумы узды
2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Бүген Казанда Россия - Словения сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең XII утырышы кысаларында Татарстан - Словения эшлекле форумы узды.
Утырышта катнашучыларны Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле - РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Эшлекле форум башланганчы, кунаклар Татарстан куәте-мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмә экспозициясе белән кызыксынып танышты.
Николай Никифоров үзенең чыгышында белдергәнчә, Словения Европа берлеге (ЕС) илләре арасында Россиянең иң перспективалы партнерларының берсе санала. "Соңгы елларда ике яклы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрнең рекордлы күләмен теркәдек, - диде Россия министры һәм 2013 елда илләр арасындагы товар әйләнеше 2 млрд АКШ доллары тәшкил итүен искәртте. Шул ук вакытта ул 2014 елда бу күрсәткечнең төшүен аерым билгеләп үтте. - Бу очракта дөнья валютасының курсы үзгәрү, углеводород бәяләре төшү кебек объектив сәбәпләр дә бар, шулай ук санкцияләр йогынтысы да. Словения Республикасы белән төбәк дәрәҗәсендә элемтәләр мөһим дип саныйбыз. Кече һәм урта бизнес арасында мөнәсәбәтләр булдыру буенча эшләрне көчәйтергә, инвестицияләр һәм хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр эзләргә кирәк саныйм", - диде Н.Никифоров.
Министр сүзләренчә, Словениянең эшлекле даирәләре Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерү буенча кызыксыну белдерә. "Бүгенге очрашу безгә кызыклы яңа проектлар чынга ашырырга ярдәм итәр дип өметләнәм. Сүз дә юк, Россия белән Словения бизнесменнары бер-берсе белән эшләргә тели. Безнең илләрнең эшлекле элемтәләре сәяси мөнәсәбәтләр өчен ныклы нигез булырга тиеш", - дип ассызыклады Н.Никифоров.
Карл Эрьявец Татарстанда җылы-дустанә кабул итүләре һәм Россиянең үсеш алган төбәкләренең берсенең бай хуҗалык потенциалы белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Россия белән Словения хезмәттәшлеген дустанә буларак бәяләде, чөнки илләр сәяси диалогның югары дәрәҗәсен саклый. Ул күптән түгел Словениядә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев булуын, аның шушы сәфәре дәвамында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен яхшы база булдырган 4 хокукый акт имзалануын искәртте. "Дәүләтләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуны автомобиль индустриясе, авыл хуҗалыгы, туризм һшм инвестицияләр өлкәсендә билгеләп үтәргә кирәк, шуңа күрә Россия партнерларын Словениядә икътисадый һәм хосусыйлаштыру проектларында катнашырга чакырырга телим. Узган ел һәм быел Россия инвестицияләре үсеше туризм өлкәсендә билгеләп үтелде, - диде тышкы эшләр министры. - Словениянең эшлекле даирәсе Россия базарын бик перспективалы буларак бәяли. Словениянең күп санлы предприятиеләренең биредә вәкиллекләре бар яки ачарга телиләр. Алар Татарстанда да бар. Бүген Словения предприятиеләре белән Россия партнерлары арасында ике килешү имзаланды", - дип искәртте ул.
К.Эрьявец чыгышын тәмамлап, бүгенге Хөкүмәтара комиссия Словения һәм Россия предприятиеләре белән икътисади элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге бирәчәк, дип белдерде. "Словения Хөкүмәте, Европа берлеге чикләүләренә карамастан, дуслыкны сакларга, хезмәттәшлекне үстерергә омтыла", - диде.
Словения Республикасы тышкы эшләр министры чыгышындагы фикерләрне Илдар Халиков хуплады һәм Хөкүмәтара утырыш кысаларында Татарстанның төрле өлкәләрдәге элемтәләрне ныгыту һәм яңаларын булдыру мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. "Мондый мөмкинлекләр бездә бик күп. Мәгълүмати технологияләр, машина төзелеше, фән һәм мәгариф системасы, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек үстерергә мөмкин. Россиягә карата Европа берлеге илләре ягыннан булган чикләүләр вакытлыча гына, алар безнең элемтәләр һәм проектлар өчен каршылык булырга тиеш түгел дип саныйм ", - диде ТР Премьер-министры.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз