Казанга Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина килде

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казанга ике көнлек эш сәфәре белән (2015 елның 16-17 сентябре) Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина килде. 

«Казан» халыкара аэропортында Эльвира Нәбиуллинаны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Үзәк Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов  һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Татарстан башкаласына Finnopolis 2015 беренче Казан инновацион финанс технологияләре форумын ачу тантанасында катнашу өчен килде. Форумны ачу тантанасы иртәгә, 2015 елның 17 сентябрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә узачак.

Форум турында төгәлрәк: http://finnopolis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International