ТР Президенты инаугурациясе тантанасында катнашу өчен Казанга мәртәбәле кунаклар килә

2015 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи һәм Казахстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар каршы алды.

Визитларының төп максаты – Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе тантанасында катнашу, тантана бүген Казанда С.Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында 12 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International