Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” III Россия чемпионаты ачылды
2015 елның 18 сентябре, җомга
Бүген Казанда “Казан-Арена” стадионының ачык мәйданындагы урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” Россия чемпионатын рәсми ачу тантанасы уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Россия урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортлаучылар берлеге президенты Мирон Тацюн, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һ.б. рәсми затлар катнашты.
Илдар Халиков катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасының бик күп ярышлар, чаралар үткәрү мәйданчыгы булуын, әмма бүгенгедәй чемпионатның әле беренче мәртәбә уздырылуын билгеләп үтте.
“Бүген биредә бөтен Россиядә иң яхшы урман кисүчеләр җыелды. Без, турнир таблицасындагы урыннардан бигрәк, үз төбәгенең, предприятиесенең данын яклаучы, һөнәрилек дәрәҗәсен арттыручы үз эшенең осталарын билгеләргә мөмкинлек бирә торган ярышларны беренче тапкыр уздырабыз. Бу чемпионатны Казанда үткәрү безнең өчен бигрәк тә сөенечле”, – дип сөйләде ТР Премьер-министры.
Ул искәртеп үткәнчә, чемпионатның Татарстан өчен тантаналы көндә узуына игътибар юнәлтеп, берничә сәгатьтән Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешү тантанасы – инаугурациясе булачагы турында искәртте.
“Бу зур бәйрәмне нәкъ менә бүген үткәрүебез символик мәгънәгә ия, - дип билгеләп узды Илдар Халиков. – Һәр команда үзен профессиональ яктан максималь рәвештә күрсәтә алсын, монда ярышу рухы түгел, тугандашлык һәм игелекле мөнәсәбәт рухы хөкем сөрсен иде”.
Мирон Тацюн әлеге чемпионатның өченче ел рәттән уздырылуын ассызыклады. “2013 елда бу чемпионат Бөек Новгородта оештырылды. Анда Россиянең 13 төбәгеннән командалар катнашты. 2014 елда Кировта үткәрелгәнендә инде илнең 24 төбәге вәкилләре көч сынашты. Әлеге ярышларның нәтиҗәләре буенча Россия җыелмасы булдырылды. Команда Швейцариядә уздырылган дөнья чемпионатында уңышлы катнашты”, - дип сөйләде ул үзенең чыгышында.
Россия урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортлаучылар берлеге президенты сүзләренә караганда, бу төр ярышлар РФ Хөкүмәтенең урман хуҗалыгы өлкәсенә аерым игътибар бирүне, бу өлкә хезмәткәрләренең абруен һәм һөнәрилеген күтәрүне күз уңында тоткан карары нигезендә уздырыла. 2018 елда исә урман кисүчеләр арасында дөнья чемпионаты Россиядә булачак. Әлегә ярышларның кайсы шәһәрдә үткәреләчәге билгеле түгел, диде Мирон Тацюн.
Шуны билгеләп узу зарур: быел чемпионатта Россиянең 26 төбәгеннән, аерым алганда, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Карелия, Республикаларыннан, Брянск, Владимир, Вологда, Калининград, Киров, Кострома, Ленинград, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләреннән, Пермь, Хабаровск, Забайкалье крайларыннан һ.б. субъектлардан, шулай ук Беларусь Республикасыннан урман кисүчеләр катнаша.
Аларны сәламләгәннән соң, Илдар Халиков һәм Мирон Тацюн ярышларны ачу символы булган кызыл тасма урынына “дуслык пычкысы” белән бүрәнә кисте.
Тантанадан соң кунаклар Россиянең урман эшкәртү тармагының “Агач эшкәртү” дип аталган XVI махсуслашкан күргәзмәсен карады. Аерым алганда, алар үзебезнең һәм чит ил (Германия, Словения, Испания, Франция, Финляндия һ.б.) компанияләренең урман әзерләү, транспортлау техникасы, шулай ук урманчылык, химия тармагы өлкәсендәге соңгы казанышлар белән танышты.
Искәртеп үтик: “Лесоруб-2015” чемпионаты Россия урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортлаучылар берлеге, ТР Хөкүмәте, Казан ярминкәсе тарафыннан уздырыла. Аның максаты – эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, һөнәри белемнәрне һәм эш ысулларын камилләштерү, шулай ук кадрлар квалификациясе үсешенә ярдәм итү.
Россия чемпионаты, традицион рәвештә, ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырылды. Төбәк этабында югары күрсәткечләргә ирешкәннәр сынауны бәйгенең йомгаклау өлешендә дәвам иттерә, илкүләм чемпионат җиңүчеләре исә ике елга бер тапкыр дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлегенә ия була.
Әйтик, “Лесоруб-2015” һәм “Лесоруб-2016” чемпионаты җиңүчеләре Россия җыелмасына кереп, урман кисүчеләр арасында 2016 елда Польшада үткәреләчәк 32нче дөнья чемпионатында катнашачак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз