Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына рәсми керешүе белән котлады.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүегез белән котлыйм. Сезнең алда регионны, аның икътисадын һәм социаль өлкәсен комплекслы үстерүгә юнәлгән җитди һәм җаваплы эш тора.
Һәм билгеле инде, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, гражданнарны борчый торган проблемаларны нәтиҗәле хәл итү мәсьәләләре Сезнең игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Уңышлар һәм иң яхшы теләкләр Сезгә», - диелә Владимир Путин телеграммасында.