«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларына рәсми керешүе белән котлады.
Котлау телеграммасында Дмитрий Медведев ассызыклаганча: «Тавыш бирү йомгаклары күрсәткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасында эшләгән елларда Сез үзегезнең иң яхшы профессиональ һәм шәхси сыйфатларыгызны күрсәттегез, кешеләр ышанычына лаек булдыгыз. Ышанам ки, Сез киләчәктә дә Татарстан Республикасы уңышлы үссен өчен, халкының уңай тормышы өчен мөмкин булганның барысын да эшләрсез. «Бердәм Россия» партиясе исеменнән Сезгә уңышлар сәламәтлек һәм күркәм киләчәк телим».
Рөстәм Миңнехановны шулай ук РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Мөслим Мөхәммәдов, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе Вадим Тюльпанов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Владимир Федоров, РФ Иминлек советы Секретаре урынбасары Рәшид Нургалиев, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов, Федераль дәүләт статистика хезмәте җитәкчесе Александр Суринов, Росреестр җитәкчесе Игорь Васильев, Саратов өлкәсе Губернаторы Валерий Радаев, Тамбов өлкәсе администрациясе Башлыгы Александр Никитин, Түбән Новогород өлкәсе Губернаторы Валерий Шанцев, Удмурт Республикасы Башлыгы Александр Соловьев, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов, Алтай крае Губернаторы Александр Карлин, Курган өлкәсе Губернаторы Алексей Кокорин, Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкин һәм илнең башка регионнары башлыклары, федераль башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре котлый.
Чит илләр министры урынбасары Олег Сыромолотов, Россиянең Албаниядәге Илчесе Александр Карпушин, РФнең Франциядәге Илчесе Александр Орлов, Корея Республикасының РФдәге Илчесе Пак Ро Бёк, Стамбул шәһәре мэры, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасы президенты Кадыйр Төпбаш, Тюрингия федераль җире (Германия) Премьер-министры Бодо Рамелов, Казахстанның Көнбатыш Казахстан өлкәсе Халык ассамблеясе рәисе Нурлан Ногаев котлау телеграммалары җибәргәннәр.
Моннан тыш, финанс даирәләренең һәм бизнесның күренекле вәкилләре Рөстәм Миңнехановны котлый. Шулардан: «Газпром» ҖАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер, «РЖД» ААҖ президенты Олег Белозеров, «Ренова» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Виктор Вексельберг, халыкара оешмалар вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россия һәм башка илләрнең эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре.