Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу "Корстон" кунакханә комплексында узды.
Очрашуда РФ ҮМДН рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан, ТР баш раввины Ицхак Горелик, "Воздвижение Святого Креста" Рим-католик чиркәвенең Казан шәһәрендәге приходы җитәкчесе Уркеза Диогенес һәм Казан һәм Нократ Рус Православие Иске обряд чиркәве епискобы владыка Евфимий катнашты.
Дини конфессияләр вәкилләре Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе белән котладылар һәм традицион хәзинәләрне, күп гасырлык рухи мирасны саклау өлкәсендә, дин тоту объектларын торгызу буенча уртак эше өчен рәхмәт белдерделәр.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов дин эшлеклеләренә республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауда ярдәм күрсәткәннәре, социаль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.