Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТРда хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормалары бозылган өчен 18 млн 62 мең сумга 513 карар чыгарылган
2015 елның 19 сентябре, шимбә
ТРда хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормалары бозылган өчен 18 млн 62 мең сумга 513 карар чыгарылган. Барлыгы ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 867 тикшерү уздырылган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә күп фатирлы 999 йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмам, хәзерге вакытта объектларны кабул итү комиссиясе тапкан кимчелекләрне төзәтү һәм йортларны файдалануга тапшыруга әзерлек эшләре бара. Шулай ук 119 мәктәптә һәм 7 коррекцион мәгариф учреждениесендә эшләр төгәлләнеп килә. “Балалар сәламәтләндерү лагерьларында капиталь төзекләндерү программасы кысаларында финанслауның гомуми күләме 76 млн. сум тәшкил иткән. 2015 елда 14 лагерь капиталь төзекләндерелгән. Барлык объектларда эшләр төгәлләнгән”,-дип билгеләде Алексей Фролов.
2015 елның 18 сентябренә программаларны гамәлгә ашыру барышында ТР газлаштыру фонды тарафыннан авылларда су белән тәэмин итү буенча эшләр 62%ка, җылылык системасын индивидуаль казаннарга күчерү буенча 37,1%ка, социаль - мәдәният өлкәсендә казаннарны алмаштыру буенча 68,8%ка, урамнарны яктырту буенча эшләр 49,1%ка башкарылган.
Алексей Фролов сүзләренчә, “Парк һәм скверлар” программасы буенча 45 муниципаль районның барлык 140 объектында эшләр бара, 81 объектта эшләр төгәлләнгән, сентябрьдә ял итү өчен 41 яшел зонаны тапшыру, октябрьдә 17 парк һәм сквер һәм тагын бер объектны ноябрьдә тапшыру планлаштырылган.
Киңәшмә барышында шулай ук ТР Президенты каршында Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин доклад ясады.
Илдар Халиков барлык муниципаль район җитәкчеләрен республика һәм федераль программаларның үтәлешен тикшереп торырга һәм җылылык сезонына әзерлек эшләрен активлаштырырга чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз