Алексей Песошин: Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте урман тармагы үсешенә зур игътибар бирә
2015 елның 19 сентябре, шимбә
Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте урман тармагы үсешенә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” III Россия чемпионатын рәсми ябу тантанасы барышында белдерде.
Бу чарада шулай ук РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Низиров катнашты.
Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин барысын да һөнәри бәйрәм белән котлады. “Татарстан Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте урман тармагы үсешенә зур игътибар бирә. Татарстанда янгын куркынычы чоры, инде беренче ел гына түгел, зыянсыз уза. Ышанам, бу алга таба да шулай сакланыр”, - диде ул.
Алексей Песошин 31 “Нива” автомобиле ачкычын Алмас Низировка тапшырды. Машиналар район урманчылыкларына биреләчәк.
Искә төшерәбез, урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” III Россия чемпионаты Казанда 2015 елның 18-19 сентябрендә узды.
Ярышларда беренче урынны Карелия Республикасы урман кисүчеләр командасы, икенче урынны – Татарстан Республикасы командасы, өченче урынны – Чуваш Республикасы командасы яулады.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.