Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Чаллы шәһәре үзен бик оешкан һәм көчле организм буларак күрсәтте
2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
Бүген Чаллыда Шәһәр советының яңа сайланган депутатларының беренче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Утырышның көн үзәгендәге төп мәсьәлә - Чаллы шәһәре мэрын сайлау булды. Мэр вазифасына КПРФтан Николай Атласов, "Бердәм Россия"дән Наил Мәһдиев кандидатуралары тәкъдим ителде.
Наил Мәһдиев кандидатурасын тәкъдим итү өчен Илдар Халиков депутатлар алдында чыгыш ясады. " ТР Президенты исеменнән, һәм үзем ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы буларак, сезгә Наил Мәһдиев кандидатурасын тәкъдим итәм. Наил Мәһдиевне 20 елдан артык беләм. Чаллыда эшләгән кыска гына вакыт эчендә дә аны “Чаллы бронепоезды” дип атарга мөмкин. Ул үзенә дә, коллективка да бик таләпчән кеше. ", - диде Илдар Халиков.
Соңрак яшерен тавыш бирү өчен тәнәфес игълан ителде. Сайлауда 43 депутат катнашты. Наил Мәһдиев кандидатурасы өчен 41 депутат тавыш биргән. Николай Атласов өчен 2 депутат тавыш биргән.
Сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач Наил Мәһдиев рәсми рәвештә Чаллы шәһәре мэры вазифаларына кереште. “Шәһәр җитәкчесе буларак, мин социаль-мәдәни өлкә - мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, спорт, архитектура мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәкмен. Шулай ук милләтара мәсьәләләргә игътибар бирәчәкмен. Халыклар дуслыгы - Чаллының байлыгы” – диде ул.
Шулай ук бүген Наил Мәһдиев Чаллы мэры урынбасары итеп Флера Андрееваны тәкъдим итте. Аның кандидатурасы өчен күпчелек депутатлар тавыш бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Чаллы шәһәре мэриясе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз