Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете намазында катнашты.
Мәчеттә меңнән артык кеше җыелган иде. Мәчеттә урын җитмәгән мөселманнар аның каршындагы мәйданда урнаштылар.
Мөселманнарга хәер-нәсихәт сүзләре белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе – Татарстан мөфтие Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин мөрәҗәгать итте. Ул мөселманнарны бердәмлеккә, туганлыкка һәм татулыкка өндәде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы мөфтие һәркем өчен бу гает иминлек, игелек, саулык-сәламәтлек, хәерле көннәр, бәхет-шатлык алып килсен дип теләде. Бу дөньяда җан тынычлыгына ирешегез һәм якын кешегез сезнең янда булсын, дип ассызыклады.
Аннары мәчеттә гает намазы укылды.