Рөстәм Миңнеханов Кырым делегациясе белән очрашты

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы милли-мәдәни автономияләре делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Также во Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыкалганча, мондый вәкиллекле делегация белән очрашуга ул бик шат. Бүген Татарстан белән Кырым Республикасы арасында тыгыз һәм ышанычлы багланышлар урнашты, диде ул.

«Икенче ел сез Россия территориясендә яшисез. Сезнең өчен яңа булган законнарга, социаль һәм иҗтимагый ситуациягә җайлашу бик мөһим. Татарстан бу җәһәттән сезгә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов кунакларга.

Ул искәрткәнчә, Татарстан күп милләтле республика, анда төрле диннәр вәкилләре тату яши.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты республикада татар телен, милли мәдәниятне һәм рухи байлыкларны саклап калу буенча зур эш алып барыла, диде. Аерым алганда, Кырым делегатлары «Ана теле» интернет аша татар телен өйрәнү проекты, «ТНВ-Планета» спутник телеканалы һәм «Татар иле» социаль челтәре турында белделәр.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кырымның кирәкле кеше потенциалы һәм табигать ресурслары соңгы 25 елда үсештә булмаган. «Ышанам ки, кыска вакыт эчендә Кырым тормыш дәрәҗәсе буенча да һәм социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча да лидер булыр. Сездә моның өчен бөтен кирәкле нәрсәләр бар. Иң мөһиме, регионның үзендә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Кунаклар үз чиратында Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт әйттеләр һәм ике регион арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә тагын да ныгыр дип өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International