Илдар Халиков Казанда Росссия радиоэлектроникасы проблемалары буенча конференция ачылышында катнашты

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Росссия радиоэлектроникасы проблемалары буенча XVI тармак фәнни-техник конференциясе ачылды. Ачылыш тантанасында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Радиоэлектроника сәнәгате департаменты директоры Сергей Хохлов, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.

“Бу конференцияне уздыру безнең өчен күп сәбәпләр буенча бик мөһим. Республиканың оборона комплексы шактый зур һәм җитди. 2014 ел өчен 100 млрд. сум оборона комплексы предприятиеләреннән булды һәм үсеш 14,9 % тәшкил итте. Әлбәттә, бу бик җитди һәм аз түгел. Һәм без бу этапта үсешнең зур перспективаларын күрәбез”, - диде Илдар Халиков, конференцияне ачып.

Үз чиратында Андрей Богинский билгеләгәнчә, конференциягә бик күп санда - 300дән артык тармак вәкилләре килде. Бу конференциянең популярлыгын һәм проблемаларны бергәләп хәл итүгә омтылышны күрсәтә, диде ул.

Ике көнлек конференция кысаларында анда катнашучылар Россия телекоммуникацияләр базарының үсеш перспективалары, Россия чимал булмаган экспорт мәсьәләләре һәм радиоэлектроника тармагын камилләштерүгә һәм үстерүгә кагылган башка күп проблемалар хакында фикер алышуны планлаштыралар.
25 сентябрьдә түгәрәк өстәлләр уздыру конференциянең мөһим өлеше булачак.

“Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр игълан ителү сәбәпле, без кораллану дәүләт программасы буенча билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруда аерым кыенлыклар кичерәбез. Ләкин болар гомумән бу программаның үтәлеше барышына тәэсир итмәскә тиеш, чөнки бу безнең илебезнең иминлеге мәсьәләләре.Һәм без аларны хәл итү ысулларын табачакбыз”, - дип йомгаклады Юрий Борисов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International