Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 10 елдан искерәк булган 194,5 мең җиңел машина исәпләнә
2010 елның 2 марты, сишәмбе
Татарстанда 10 елдан искерәк булган җиңел машиналар саны 194,5 мең тәшкил итә. Ул хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр итте.
Иске автомобильләрне утильләштерү һәм автопаркны үзебездә җитештерелгән машиналар хисабына яңарту программасы үтәлеше кысаларында кулланучы үзенең иске автомобилен тапшырган очракта 50 мең сумлык сертификат алачак. Программа 8нче мартта эшли башлый. Әлеге сертификатны үзебездә җитештерелгән яңа автомобильне сатып алганда кулланырга мөмкин. Россиядә барлыгы 66 төр мондый автомобиль билгеләнгән.
"Әлеге программадан 1999 ел һәм аннан да иртәрәк җитештерелгән автомобиле булган теләсә нинди физик зат файдалана ала. Автомобиль тулы комплектлы булырга тиеш. Авырлыгы 3,5 тоннадан артырга тиеш түгел. Һәм физик зат кимендә 1 ел дәвамында әлеге автомобильнең хуҗасы булырга тиеш. Әлбәттә, кеше машинасын әлеге программа кысаларында тапшырырга тели икән, автомобильгә бөтен документлар да кулында булырга тиеш", - дип хәбәр итте Олег Власов.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз