Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков ТР Экология министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
2015 елның 25 сентябре, җомга
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Искә төшерәбез, бүген V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышы барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең яңа составын раслады.
Илдар Халиков ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына, шул исәптән элеккеге җитәкчесе Артем Сидоровка, рәхмәт белдерде. Озак еллар эшләү дәвамында Татарстан экологлары зур нәтиҗәләргә ирешә алды, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры. “Сезнең команда күпләр хәл итеп булмаслык дип санаган проблемаларны чиште. Мәсәлән, "Нәфис-Косметикс" предприятиесенең атмосфера һавасын пычратуын бетерде. Моннан тыш, проблемалы "Түбәнкаманефтехим" белән тыгыз хезмәттәшлек булдырылган, "Татнефть" ААҖ дә бик күп эш башкарылган. Зур рәхмәт сезгә", - диде ул.
Илдар Халиков ассызыклаганча, яңа җитәкче алдына куелган төп бурыч - федераль үзәк белән эшне активлаштыру һәм халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохитнең экологиясенә юнәлтү.
ТР Премьер-министры Фәрит Абдулганиевка һәм аның яңа коллективына куелган бурычларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
Яңа ТР экология һәм табигый байлыклар министры үз чиратында Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
Алга таба Илдар Халиков Фәрит Абдулганиевка символик "министр портфеле”н тапшырды.
Белешмә өчен:
Фәрит Солтан улы Абдулганив
1976 елның 13 мартында туган.
1998 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Доцент, икътисад фәннәре кандидаты.
2009 елдан “Казан 2013” башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары.
2015 елның сентябреннән - ТР экология һәм табигый байлыклар министры.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз