Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.
Очрашуда яклар күп төрле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Аерым алганда, һөнәр берлекләре оешмаларының хезмәт законнарын үтәү һәм хезмәт шартларын яхшырту кысаларында, контрольдә тотучы органнар һәм республиканың хакимият структуралары белән элемтәсе турында сүз барды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең урынбасары Александр Терентьев һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова да катнашты.
Искәртәбез, көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Шмаков РФ һөнәр берлекләре хәрәкәтенә 110 ел тулуга багшыланган тантанада катнашачак, ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.