Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков "Лукойл" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТРда "Лукойл" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлары VI конкурсына нәтиҗә чыгару тантанасы узды. Быел конкурска 691 заявка бирелгән булып, грант фонды 25 млн сум тәшкил иткән.
Конкурсның максаты - җирле бергәлекләрнең территориль актуаль проблемаларын хәл итү, хәйрия ярдәме нәтиҗәлелеген күтәрү буенча проектлар һәм инициативларны чынга ашыруга булышу.
Искәртеп үтик: социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы ел саен төбәкләрдә "Лукойл" эшчәнлеге белән үткәрелә. Татарстанда ул 2010 елдан бирле уздырыла, аны "Лукойл"ның бүлендек компаниясе Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе («Ритэк») тормышка ашыра. Конкурс номинацияләре тематикасы барлык төбәкләрдә бер үк: "Экология", "Рухилык һәм мәдәният", "Спорт". Быел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел уңаеннан, "Җиңү" номинациясе кертелде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән «Лукойл» һәм «Ритэк»ка мондый конкурслары үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без бу залда беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Очрашкан саен рәхмәт һәм соклану хисе туа, чөнки иң зур компанияләрнең берсе, нигез салынганнан бирле, янәшәдәгеләрне онытмый. "Лукойл" нефть компаниясе стратегиясе һәм президенты, аның зур командасы нигезендә ихласлык ята. Болар барысы да зур конкурс оештыруга китерде. Конкурста катнашучылар елдан-ел арта. Быел - 170 җиңүче. Күпме кеше безнең республикада дәүләт проектлары һәм төрле фондлардан тыш, "Лукойл" кебек, ярдәм кулы сузарга әзер дус булуын да аңлады", - диде ул сәламләү чыгышында.
«Лукойл» ҖАҖ вице-президенты, «Ритэк» ААҖ генераль директоры Николай Николаев конкурс киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип ышандырды. Миңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шалтыратты һәм бәйрәм белән котлады. Конкурс ул, чыннан да, - бәйрәм. Бу этапта без бизнес, хакимият һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Бергә без күп яхшы эшләр башкара алабыз".
Илдар Халиков белән Николай Николаев «Экология» номинациясенең абсолют җиңүчеләрен бүләкләделәр.
"Җиңү" номанациясендә җиңгәннәрне ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм «Ритэк» ААҖ генераль директоры - «ТатРИТЭКнефть» ССП директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов бүләкләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Лукойл» хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетов, өч тапкыр дөнья чемпионы, стендка ату буенча Олимпия уеннары призеры, РФның атказанган спорт мастеры Светлана Демина "Спорт" номинациясенең абсолют җиңүчеләренә бүләк тапшырды.
"Рухилык һәм мәдәният" номинациясенең абсолют җиңүчеләрен ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижеры, РФның атказанган артисты Александр Сладковский бүләкләде.
Төп бүләк -1 млн сумлык сертификатка аутизм һәм үсештә башка тоткарлыклары булган балаларга ярдәм итү буенча "Особый мир" төбәк иҗтимагый оешмасы ия булды.
«Особый мир» оешмасы идарәсе рәисе, «Чудо-дети» Дәвалау педагогикасы үзәге башкаручы директоры Ася Кислова журналистларга сөйләгәнчә, сертификат үзәкне реконструкцияләүгә билгеләнгән.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков та бәйрәмдә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Беренче чиратта, "Лукойл" нефть компаниясенә күп санлы изге эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Компания күп кенә предприятиеләргә үрнәк күрсәтә. Әлбәттә, Татарстан предприятиеләре ярдәм итү һәм хәйриячелек белән күп шөгыльләнәләр, әмма монда нәтиҗә ясый белү үрнәге дә күрсәтелә", - диде ул.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
гыйнвар, 2025 ел
Алексей Песошин Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының йомгаклау тулы вәкиллекле утырышында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының йомгаклау тулы вәкиллекле утырышында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «Стрела-Ак Барс" регби клубын хөрмәтләүдә: Сезнең җиңүләр нәтиҗәсендә регби белән мавыгучылар саны арта бара
Бүген Казан Кремлендә 2024 ел сезоны нәтиҗәләре буенча «Стрела-Ак Барс» регби клубы коллективын – регби-7 буенча Россия чемпионы, регби буенча Россия чемпионатының көмеш призеры, регби буенча Россия Суперкубогы иясен хөрмәтләделәр. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
29
гыйнвар, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында республикада «Беренчеләр хәрәкәте"нең киләчәк үсешенә багышланган брифинг узды
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең киләчәк үсеше планнары турында сөйләделәр.
28
гыйнвар, 2025 ел
Роман Шәйхетдинов ВОИР Попечительләр советы утырышында катнашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узган Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең (ВОИР) Попечительләр советы утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы ВОИРның узган чордагы эш нәтиҗәләре һәм якындагы елларга амбициоз планнар булды, аерым басым 2025 елга ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз