Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта Россия Иминлек Советы Секретаренең һәм ИФОда РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсендә катнашты

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Ульяновскта Николай Патрушев һәм Михаил Бабич Россия Иминлек Советы Секретаренең һәм ИФОда РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсен уздырдылар.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә судан файдалану өлкәсендә хокук бозуларга каршы һәм су ресурсларыннан файдалану нәтиҗәлелеген арттыру чаралары буенча фикер алыштылар. Шулай ук оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен һәм оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды .

Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы өчен су ресурсларының әһәмияте бик зур. «Идел-Кама бассейны округның күпчелек субъектларының территориясен били. Мәсәлән, Идел елгасында Россиянең 45% сәнәгать һәм 50% авыл хуҗалыгы җитештерүе тупланган. Җитештерү объектларының һәм торак пунктларының елга бассейнында туплануы нәтиҗәсендә атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгарып ташлауның гомуми күләменең 16%ка якыны ИФОга туры килә», – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Михаил Бабич кузгаткан тагын бер җитди проблема – табигать-климат факторлары йогынтысында барлыкка килгән аз сулылык. Белгечләр исәпләвенчә, ул 2029 елга кадәр дәвам итәчәк. Округтагы елгалар саега бара, бу экологик, шулай икътисадый проблемаларга китерә. Елга транспортында йөкләр ташу автомобиль юллары буйлап йөк ташуга караганда бик күпкә арзанрак. Су саегу аркасында елгалар буйлап йөк ташу кыенлаша һәм бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк булачак.

Проблеманы хәл итүнең бер ысулы итеп Михаил Бабич Түбән Новгород өлкәсенең Зур Козино поселогы янында транспорт су төене төзүне атады. Проектның хакы – 41,5 млрд. сум, ул гамәлгә ашыру стадиясендә.

Тулы вәкаләтле вәкил руда булмаган төзелеш материалларын законсыз чыгару проблемасын да күтәрде. Михаил Бабич, хокук куллану практикасын һәм уздырылган анализны исәпкә алып, судан файдалану өлкәсендә законнарны камилләштерүне тәкъдим итте.

Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев ассызыклаганча, икътисадны тотрыклы үстерү һәм илнең экологик иминлеге бурычларын хәл итү су ресурсларын нәтиҗәле файдалануга бәйле. «Су объектларын пычрату җитди проблема булып кала. Идел буе федераль округында агызып чыгарылучы суларның бары тик 13%ы гына нормативларга туры килә», – дип белдерде Россия Иминлек Советы Секретаре. Николай Патрушев шулай ук халыкны сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү зарурлыгына игътибар итте.

Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил көн тәртибенең икенче мәсьәләсе буенча белдергәнчә, оборона-сәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү тармак өчен генә түгел, тулаем илнең икътисады һәм иминлеге өчен дә төп бурычларның берсе булып тора. Үз чиратында Николай Патрушев бу җәһәттән дәүләт-хосусый партнерлык механизмын актив кулланырга тәкъдим итте, шул исәптән хезмәткәрләрнең социаль проблемаларын хәл итүдә дә.

Киңәшмә кысаларында федераль министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау структуралары вәкилләре, округ регионнары башлыклары, Россия Иминлек Советы әгъзалары чыгыш ясады. Николай Патрушев Бөек Ватан сугышының өч ветеранына Россия Федерациясе Иминлек Советының Мактау тамгасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International