Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖнең Европа һәм Якын Көнчыгыш регионы җитештерүе буенча вице-президенты Вилфред Миддел белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Алабуга» МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ заводы директоры Алексей Евдокимов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Армстронг компаниясе тарафыннан «Алабуга» МИЗда булдырылган проект нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп гамәлгә ашырылды. Компания эше системасы Алабуга МИЗдагы иң яхшыларның берсе һәм бу мәйданчыкта башка проектларны гамәлгә ашыру өчен үрнәк булырга да мөмкин. «Ышанам ки, киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек дәвам итәчәк, чөнки Арсмтронг заводы җитештерүче продукциягә ихтыяҗ зур», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә эшләү нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, Вилфред Миддел Армстронг компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектлар турында, компаниянең кадрлар потенциалы белән эшләүдәге тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстан территориясендә урнашкан завод – Армстронг комапниясе проектларының иң уңышлыларыннан берсе. Ул шулай ук уңышлы эшчәнлек өчен «Алабуга» МИЗ барлыкка китергән шартларны югары бәяләде һәм үсеш потенциалын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.