Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Профессиональ бокс федерациясе вице-президенты, "Бокс дөньясы" промоутер компаниясе директорлар советы рәисе Андрей Рябинский белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар Казанда 2015 елның 4 нояберендә масштаблы бокс кичен үткәрү турында сөйләштеләр.
Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, "Татарстан Республикасы бокс федерациясе" иьтимагый оешмасыныж попечительләр советы рәисе, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты.