Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты
2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Митрополит Феофан ТР Дәүләт Киңәшчесе белән күрешкәч: “Моннан 10 ел чамасы элек мин монда РФ Җәмәгать палатасы әгъзасы буларак килдем, һәм конференциядә катнашкан идем”, - диде. Ул Минтимер Шәймиевкә моннан 50 ел элек Казан Кремлендә хәрби ант итүен хәбәр итте.
Минтимер Шәймиев исә, үз чиратында, митрополитны сәламләп, бүген христиан халкы билгеләп уза торган изге газап чигүче Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София көне белән тәбрикләде. “Бу христиан дөньясы өчен бу бик зур бәйрәм”, - дип билгеләп үтте.
Очрашу тәмамланганнан соң, митрополит Феофан журналистлар сорауларына җавап бирде. “Минтимер Шәймиев белән без − бер чор кешеләре. Ил тормышында булган вакыйгалар безнең өчен таныш кына түгел, ә без ул вакыйгаларда катнашучылар да. Минтимер Шәрип улы ул - эш итүче төп фигура һәм мин аның яныннан бәйрәм рухында чыктым, - диде Казан һәм Татарстан митрополиты. – Без бик күп мәсьәләләр хакында фикер алыштык, шул исәптә Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләрен торгызу да бар. Алар бик югары профессиональлек белән торгызылган”, - дип ассызыклады ул.
Очрашу барышында киләчәккә планнар хакында да сүз барды. “Киләчәккә планнарга килгәндә, Казан дини академиясен торгызу һәм Болгарда ислам академиясенә нигез салу хакында сөйләштек. Бу бик мөһим әйберләр. Татарстанда төп ике дин —ислам һәм православие. Тынычлык һәм бердәмлек хөкем сөрсен өчен, ике аякта да нык басып торырга кирәк. Ислам динен ирекле рәвештә кабул иткән Болгар дәүләтендә ислам академиясен торгызу юнәлешендә эшләү мөһим. Казан дини академиясе Санкт-Петербург һәм Мәскәү академияләреннән дә өстенрәк булган. Аны торгызу Казан өчен дә зур дәрәҗә булачак. Боларны кичә үк башкару кирәк иде. Без моның өстендә бүгеннән үк эшли башлаячакбыз”, - дип йомгаклады митрополит Феофан.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз