Сухумга визиты кысаларында ТР Президентының берничә рәсми очрашуы була, аерым алганда, Абхазия Президенты Рауль Хаджимба белән. Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Татарстан-Абхазия" түгәрәк өстәле эшендә катнашачак, анда регионнар арасында хезмәттәшлеккә перспектив юнәлешләр турында сүз барачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Абхазиягә визиты программасында берничә эре предприятие эше белән танышу каралган: Сухум шәһәрендә сөт заводы һәм Очамчыра районында теплица комлпексы.
Татарстан делегациясе составында РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, предприятиеләре җитәкчеләре бар.