Татарстан һәм Абхазия бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табар һәм уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Абхазия эшлекле даирәләре катнашында уздырылган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте. Чара Сухум шәһәренә Татарстан делегациясе эш сәфәре кысаларында узды.
Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Абхазия Президенты Рауль Хаҗимба белән очрашкан иде. ТР Президенты дәүләт башлыгына Татарстан делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм үзара визитлар Россия Федерациясе белән Абхазия Республикасы арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертер, дип ышаныч белдерде .
Түгәрәк өстәл утырышын ачып, Рауль Хаҗимба ассызыкалаганча, Абхазия белән Татарстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр Абхазиянең беренче Президенты Владислав Ардзинба һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган традицияләрнең дәвамы булып тора. «Кыен заманнарда Татарстан һәрвакыт безнең белән булды һәм моның өчен без рәхмәтлебез», - диде ул.
Рауль Хаҗимба билгеләп үткәнчә, Абхазия Татарстаннан инвестицияләр җәлеп итәргә тели. Дәүләт милек һәм инвестицияләрнең ышанычлы гарантияләрен булдыру мәсьәләсен үзенә ала, диде ул.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасына күрсәтелгән кызыксыну өчен Абхазия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Без республикаларыбыз арасында Россия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Абхазиягә эш сәфәренең төп максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү.
«Республикабыз делегациясе составында Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, әйдәүче компанияләре җитәкчеләре бар. Визит барышында Татарстан һәм Абхазия бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табар һәм уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан-Абхазия товар әйләнешенең гомуми күләме зур түгел: 2014 елда – 1 млн. 148 мең АКШ доллары һәм 2015 елда 543 мең АКШ доллары.
«Кызганычка каршы, без булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланмыйбыз әле. Безгә икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлекне активлаштырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Иң өстенлекле тармаклар итеп ул АСКны, үзара туризмны, автомобиль төзелешен, ИТ һәм башка югары технологияләрне, сәламәтлек саклауны һәм фармацевтиканы, транспортны, фән һәм мәгарифне, башка тармакларны атады.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыкалганча, Татарстан – Россиянең әйдәүче һәм сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарыннан берсе. Шулай ук республикада инновацион үсешкә дә аерым игътибар бирелә.
«Без халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны актив үстерәбез һәм Абхазия бизнесы белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә шат булачакбыз. Мондый визитлар даими булырга тиеш», - дип белдерде ул.
Аннары түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Татарстанның авыл хуҗалыгы, инвестицион һәм туристик потенциалын тәкъдир итү белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады.