Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазиянең кайбер җитештерү предприятиеләрендә булды. Аны Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаҗимба, Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы һәм Абхазия Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Беренче объект Сухум сөт заводы булды. Советлар Союзы таркалганнан соң Абхазия хакимиятләре сөт заводы эшен торгызырга тырышып караганнар. 2012 елда гына масштаблы реконструкция уздырылган. Төп продукциясе: кефир, эремчек, каймак, эретелгән сыр һәм туңдырма. Әмма 2013 елның ноябрендә кайбер сәбәпләр аркасында завод эше тагын туктатылган. Хәзерге вакытта җитештерүне эшләтеп җибәрү өчен җитешмәгән җайланмаларны сатып алу таләп ителә.
Предприятие җитәкчелеге сүзләренчә, эшне торгызу өчен 15 143 030 сум кирәк.
Рөстәм Миңнеханов объектны карап чыкты һәм, Татарстан аны реанимацияләүдә ярдәм күрсәтергә әзер, диде. Бу эшкә Татарстан Республикасы Президенты «Просто молоко»ны җәлеп итте. Рөстәм Миңнеханов сөт заводының булган технологик потенциалын бәяләргә, кирәкле компонентларны һәм чималны китерү вариантларын карарга кушты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Очамчыр районына китте, анда ул помидорлар үстерү буенча яңа теплица комплексы эшчәнлеге белән танышты.
Комплекс мәйданы – 4 га. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 3 млн. 200 мең АКШ доллары. Фаразларга караганда, проект 4 ел эчендә үзен акларга тиеш. Планлаштырыла торган уңыш –1000 тонна томат. Энергия чыганакларының берсе – табигый термаль чыганаклар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә хезмәттәшлекнең үз перспективалары бар. Ул «Майский» теплица комбинаты» ААҖ директоры Илшат Ганиевка шушы предприятие белән хезмәттәшлекнең мөмкин вариантларын карарга кушты.