Бүген әлеге чара кысаларында ТР Президенты Саклык банкының иртәнге эшлекле ашында катнашырга планлаштыра. Анда катнашучылар Россия икътисадын диверсификацияләү буенча перспектив чаралар турында әңгәмә корачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов берничә рәсми очрашу уздыра, аерым алганда, Сатврополье крае губернаторы Владимир Владимиров һәм Карелия республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов планнарында Татарстан Республикасы белән Мастер Кард халыкара түләүләр системасы арасында килешүне имзалау чарасында катнашу бар.
Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты "Үзгәрешләр чоры. Кризиска каршы чаралар һәм үсеш өстенлекләре". пленар утырышында катнаша.